Готовые ответы по школьным предметам
1.1тыс. просмотров
МЭКАЛЬЛЭР ТАТАРЧА
от в категории Другие предметы | 1.1тыс. просмотров

5 Ответы

0 интересует 0 не интересует
Абзар сатып алма, күрше сатып ал.
Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә.
Авызыңа бал да май!(яхшы хәбәр әйтүчегә яки яхшыга юраучыга җавап)
Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә.
Авызыңнан кереп артыңнан чыга. (бик юмакай кеше турында)
Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт.
Авыл башы — манара, акыл башы — замана.
Авылны макта, шәһәрдә тор.
Авылы барның кавеме бар.
Авылыңда ни барны башка авылдан сора, өеңдә ни барны күршедән сора.
Авыр басканчы, җиңел калкадыр.
Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.
Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.
Агай-эне тартышы - туй бүләге ертышы.
Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк.
Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.
Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң — чүп тә юк.
Агылый белән тагылый.
Агымга каршы йөзеп булмый.
Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер.
Адым-адым - юл булыр, тамчы-тамчы - күл булыр.
Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу бизәр. (аем - матур, сөйкемле; яу - димчеләр.)
Аерылган ил азар, кушылган ил узар.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.
Аерылсагыз айга җитәрсез, бүленсәгез көндә бетәрсез.
Аз булса җитәр, күп булса бетәр.
Аз булсын, яхшы булсын.
Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса.
Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.
Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.
Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар.
Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.
Аздан күп була, күптән юк була.
Азыклы ат арымас.
Ай белән кояш берәр генә була.
Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.
Ай бирде, кояш күпсенде.
Ай гел болыт артында гына тормый.
Ай да килгәнгә аяк, көн дә килгәнгә таяк.
Ай кебек калыкты, кояш кебек балкыды.
Ай кояш булса, кеше өстенә чыгып карамас иде.
Ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән.
Ай күрде, кояш алды. (кыска булып кинәт беткән нәрсә турында)
Ай якты да, җылытмый.
Ай яктыртканда, йолдыз күренми.
Ай — тулгач кителә.
Айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка* бәйлә.
Айлар да тигез түгел: берсе озын, берсе кыска.
Айны итәк белән каплап булмый.
Айның ундүртенче кичәсе кебек.
Айның утыз көне бар, утыз төне бар.
Ак белән караны аера белмәү.
Ак булмаса да, пакь булсын.
Ак нәрсә кер күтәрми.
Ак җәймәле көн туу.
Акбүзат йолдыз*, Күкбүзат йолдыз*, Тимерказык бер ялгыз.
Акка кара белән язылган.
Акка кара тиз йога.
Аккан су кире кайтмас.
Аккан суга монтар* юк.
Акны кара дип әйтү.
Акны күп таушалдырсаң, карага әйләнер.
Аксөяк эш сөймәс.
Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.
Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар.
Акыллы дошманнан курыкма, ахмак дустан курык.
Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр.
Акыллының уендагы акылсызның телендә.
Акырган башлык түгел, акылы бар - башлык.
Ала каргадан алачагың булсын.
Алафасы олы, кабыргасы коры.
Алга бар — артыңа кара.
Алда барма, артта калма.
Алдагысын Алла белә.
Алдан барган алланган, соңга калган алданган.
Алдан килгән урын өчен, соңыннан килгән тамак өчен.
Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.
Алды барның арты бар, февральнең марты бар.
Алды дошман, арты пошман.
Алдың — Казан өлгесе, артың — Мәскәү көзгесе.
Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара.
Алдыңа кара — кая барганыңны белерсең, артыңа кара — каян чыкканыңны белерсең.
Алдыңда — ышанычың, артыңда таянычың булсын.
Алдыңда — ялтырый, артыңда — шалтырый.
Алдыңнан артың матур.
Алла бу кулыңны теге кулыңа мохтаҗ итмәсен.
Алладан курыкмаганнан курык.
Алма агачыннан ерак төшми.
Алма пеш, авызыма төш. (ялкау шулай дип яти ди)
Алмазны алмаз белән кисәләр.
Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.
Алпарына күрә толпары. (алпар - рыцарь)
Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул (атан - печкән дөя; бура - айгыр дөя)
Алты-бишяки Алты-биш Сапый(Г.Тукайдан). (Алты белән биш арасында бутала торган
от
0 интересует 0 не интересует
Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге.
Атай малы - Катай малы. (Катай - сугышта кулга төшергән бик зур байлыкларын кәеф-

сафага туздырып бетергән борынгы ыру)
Аталы бала - ардаклы бала.
Аталы бала аркалы, аналы бала иркәле.
Атасы юкта улы баштак, анасы юкта кызы баштак. (баштак - башбаштак, тәртипсез)
Атачак угын аткан, җәясен чөйгә аскан.
Аткан ук кире кайтмас.
Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле.
Атнада җиде җомга.
Атнасына алты ял.
Аттан ала да туа, кола да туа.
Аты бер булса да, заты башка.
Атым юк аранда - кайгым юк буранда.
Аулак күлгә бака хуҗа.
Ач иманны белмәс, яшь заманны белмәс.
Ач тамагым - тыныч колагым.
Ач утыр, теләнчелеккә сарылма.
Ач хәлен тук белмәс.
Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.
Ачның ачуы яман.
Аш ашка - урыны башка. (икенче җирдә яисә икенче сый белән сыйлаганда әйтәләр)
Ашаган белми, тураган белә.
Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк.
Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.
Ашап туймаганны, ялап туймассың.
Ашау байдан - үлем ходайдан. (ялланып эшләү турында)
Ашау байдан, үлем Ходайдан.
Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш.
Ашны бергә пешерсәң, куе була.
Ашны күрсәң кадер тот, дусны күрсәң гадел тот.
Ашусыз булса — таудан биз, үткелсез булса — судан биз.
Ашыккан - ашка пешкән.
Ашыккан су диңгезгә җитмәс.
Аю аппагым, керпе йомшагым дип әйтә ди (баласына).
Аягына басканы, күтендә шуганы(ягъни бөтен халык, берсе калмыйча).
Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми.
Аяз көндә яшен сугар.
Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.
Аяз көннең яшененнән курык.
Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәрдә урак урыр аппагым.
Аяксыздан күтсез...(күпсанлы яшь балалар турында).
Аҗаган кайнаган урын.
Аңа диңгез тубыктан.
Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде.
Аңламый сөйләгән авырмый үләр.
Бай - саңгырау, түрә - сукыр.
Бай башына кол җитәр.
Байдан батрак артмый.
Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер.
Байның эше фәрман белән, ярлыныкы моң-зар белән.
Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.
Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да, күкрәккә кадыйлар.
Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас.
Бакырны никадәр юсаң да, алтын булмас.
Бал бал дисәң бер бетә, бармак тыксаң - гел бетә.
Бала - бавыр ите.
Бала баласы балдан татлы.
Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә.
Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.
Балалы өй - базар, баласыз өй - мазар. (мазар - зират)
Баланы биләүдән, хатынны тәүдән өйрәт.
Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак - ныклы)
Балык башыннан чери.
Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
Бар чагында - бүредәй, юк чагында - шүредәй.
Барлы булсаң - гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң - көл сибәрләр күзеңә.
Барлыкта тарлык юк, киңлектә кимлек юк.
Барма ханга, үзе килер малга, барма бигә, үзе килер өйгә.
Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алмаган җирдә алтын бар.
Баскан эздән су чыгара.
Бата торган — еланга да тотына.
Баткак бакага килешер.
Баткан көннең аткан таңы бар.
Батканга яңгыр куркыныч түгел.
Батсаң, таза суга бат.
Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.
Батыр «илем!» диеп ут кичкәндә, куркак «билем» диеп мичкә керер.
Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр.
Батыр ярасыз булмый.
Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер.
Батыр яуда сынала.
Батыр үлеме - марҗадан.
Баш исән булса, бүрек табылыр. (яисә: күткә ыштан табылыр)
Башка килгән телдән килә.
Башланган эш - беткән эш.
Башлык булсаң башлы бул, җыерылмас кашлы бул.
Башы барның соңы бар, әүвәле барның ахыры бар.
Башыңа төшсә башмакчы булырсың. (башмакчы - мәчет ишек төбендә башмак алып

торучы)
от
0 интересует 0 не интересует
Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.
Без капчыкта ятмый.
Безгә йодрык белән суксаң, үз йодрыгың авыртыр.
Безнең авылның көне бик озын, кечкенә авылның елы хәтле бар.
Безнең тавык күкәй салганны бөтен мәхәллә ишетә, күршенең байталы колынласа да, һич

тавыш чыкмый.
Белгән җирдә баш кадерле, белмәгән җирдә тун кадерле.
Белешең булса, баргач бәлеш ашарсың.
Белмәгәннең беләге авыртмый.
Белмәү гаеп түгел - белергә теләмәү гаеп.
Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.
Бер алдына, биш артына төшү. Берсе уңга ишә, берсе сулга ишә.
Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә. (үлем чигендәге кеше турында)
Бер бала - мең бәлә.
Бер башны туйдырмаган ике кул корысын.
Бер без түгел, ил белән.
Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
Бер елга куян тиресе дә чыдый.
Бер елда ике яз булмый.
Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны тартар симерә.
Бер иске дус яңаның икесеннән артык.
Бер казага ике җәза юк.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый.
Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.
Бер карлыгач белән яз булмый.
Бер картлыкта - бер яшьлектә.
Бер кашык су белән йотарлык.
Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл.
Бер кичкә - кер мичкә.
Бер кичкә кер мичкә.
Бер кораллы мең коралсызны җиңгән.
Бер кояшта киндер киптергәннәр.
Бер кырпак белән кыш булмас.
Бер күргән - белеш, ике күргән - таныш, өченче күргән - кардәш.
Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.
Бер рәхмәт мең бәләдән коткарыр.
Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде.
Бер тамчыдан диңгез булмый.
Бер тарыдан ботка пешми.
Бер тычкак сыер бөтен көтүне буклый.
Бер әйт - берәгәйле әйт.
Бергә чакта талашыр, аерылгачтын ялашыр.
Бердә түгел, илдә көч.
Берегүдә - бәрәкәт, аерылуда - һәлакәт.
Беренче коймак төерле була.
Берлек барда тереклек бар.
Берлек кайда - көч шунда.
Берне сугып икегә тию.
Берүзең тау күчерә алмыйсың.
Берәү кылыч булса, берәү кын булсын, берәү кызу булса, берәү тын булсын.
Берәү җан дусың, берәү мал дусың.
Берәү үлми берәү көн күрми.
Берәүләр - түрә, берәүләр түрә янында көн күрә.
Беткә үч итеп тунны утка якмыйлар
Биек күтәрелгән егылудан курка.
Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.
Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма.
Бик кирәкле кишер яфрагы. (үзен бик кирәклегә санаучы, чынлыкта кирәксез кешегә

карата)
от
0 интересует 0 не интересует
Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш.
Бикә бизәнгәнче туй бетә.
Биләр белән алышып булмас, тирәк белән көрәшеп булмас.
Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры.
Бир миңа да мин - сиңа. (исәпкә корылган мөнәсәбәт турында)
Биргәндә дус, алганда дошман.
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.
Бит күрке - күз, тел күрке - сүз.
Бишектәге бишкә төрләнә.
Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый.
Боермак сездән, йөгермәк бездән.
Бозылышкан дус дошманнан яман.
Болганган су тирән күренер.
Болганчык суда балык тотарга яхшы.
Болыт берексә - күк күкрәр, халык берексә - җир тетрәр.
Болытсыз яңгыр булмас.
Борынгының борыны сынган, ди.
Брат братның көтү көткәненә рад.
Бриллиант кара таштан чыгар*.
Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни.
Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны беләләр.
Бу чакта йомырка тавыктан күп белә.
Бугын бизмәнгә сала. (вакчыл һәм саран кеше турында)
Букка тимә, сасысы чыгар.
Букка ярамаган көрәк бук көрәргә кирәк.
Булат булатны тишми.
Булса унбер сентябрь, җәйдән инде бит сыпыр.
Булырдайның бугыннан билгеле.
Бурдан кала, уттан калмый.
Буяучыдан: «Кайсы төсне бигрәк сөясең?» —дигәнгә,— «Алтын сарысы белән көмеш

агын»,— дигән.
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар.
Былтыр үлгән күсе — быел чыккан исе.
Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган.
Бүген бар, иртәгә юк.
Бүген белән көн бетми.
Бүген болай, таңда әллә ничек.
Бүген үлгәнче таңда үл.
Бүгенге хисап иртәгә ярамый.
Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый.
Бүре баласын үзе карасын.
Бүредән курыккан урманга бармас.
Бүрәнә аркылы бүре куу. (Кулдан килмәгән эш белән мәш килү турында)
Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас.
Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр. (бидәү - бала тапмый торган)
Бәхетле чучканың борын очында бук булыр ди.
Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубар.
Вак яңгыр чылата.
Вактан эре җыела.
Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың. Вакыт акчадан кадерлерәк.
Вакыт белән якут табып була, якут белән вакыт табып булмый.
Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә.
Вакытлы эш вакытында яхшы.
Вакытның дилбегәсе юк.
Вакытың үтте — бәхетең китте.
Ватан барыннан да газиз.
Ватаны юк - җыры юк сандугач.
Ватык гәрәбәдән туфрак яхшы.
Выжт - җилләр исә.(урлап киткәннәр)
Вәгъдә - иман.
Гадел башлык - халык өчен, залим башлык - тамак өчен.
Гаеп мулла кызында да була.
Гаепсез аш эзләмә ач калырсың, гаепсез дус эзләмә ялгыз калырсың.
Гриш-гриш, барыбыз да бер иш.
Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур.
Давыл алды тын була.
Давыллы болытның явымы аз.
Денем өчен түгел - көнем өчен. (мәҗбүри гөнаһ турында)
Дерен-дерен, дерендә, ике көннең берендә.
Диндә - иман үрнәк, көндә - Иван үрнәк.
Диңгез янында кое казымыйлар.
Диңгездә су кыйбат.
Диңгездән чыктым, коега баттым.
Диңгезне шырпы белән болгатып булмый.
Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар.
Дошман алдында, эчең еласа да, тышың көлсен.
Дошман серемне белмәсен дисәң, дустыңа да сереңне әйтмә.
Дошман сигез, без унике.
Дошман, кырмыска булса, фил булып күренер.
Дошманга саесканнан сак бул, ябалактан уяу бул.
Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла.
Дошманның азы да күп.
Дошманың бер булса, унга сана: аның да дуслары бар.
Дошманыңа үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә.
Дошманыңа әйтергә ярамаганны дусыңа да әйтмә: аның иртәгә дошман булуы бар.
Дус - акчадан кыйммәт.
Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар.
Дус аткан таш баш ярмый.
Дус бар, дошман бар.
Дус башка, дошман аякка карар.
Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.
Дус дус булсын, хисабың дөрес булсын.
Дус дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан бирер.
Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.
Дус-ишле булыйм дисәң, кинә тотма.
Дуслар акчаң барда күп була.
Дуслар хәтерен калдырсаң, дошман хәтерен табарсың.
Дусларның йөзе дә аз, дошманның берсе дә күп.
Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.
Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.
Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.
Дустым күп дип йөрерсең, эшең төшкәч белерсең.
Дусын дус - исәбем дөрес.
Дусын сакламаган дошманга эләгер.
Дусың авырса, син дә ыңгыраш.
Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.
Дусыңнан аерыласың килсә, бурычка бир.
Дуңгыздан бер кыл. (файдасыз нәрсәнең дә бер файдасы турында)
Дүрт аяклы ат та абына.
Дүрт ягың — кыйбла.
Дәрья төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык.
Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.
Дәрьядагы балык сатылмас.
Дөнья куласа - әйләнә дә бер баса.
Дөрес сүзгә җавап юк.
Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.
Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Егет сүзе бер булыр.
Егет әйтер - кыз булсын, кызлар әйтер - үз булсын.
Егетлек кадерен карт белер.
Ел белән ел шай түгел, яз белән көз — җәй түгел.
Еламаган балага ими каптырмыйлар.
Елан аягын кискән. (бик үткен, сизгер, хәйләкәр)
Елан йоклар, дошман йокламас.
Елан койрыксыз булмас, би боерыксыз булмас.
Елан чаккан җептән куркыр.
Елга күпме боргаланса да, диңгезгә төшәр.
Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була.
Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный.
Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
Еракка куйсаң, якыннан алырсың.
Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.
Еракта — кешнәшер, якында — тешләшер.
Ерактагы кояш җылырак.
Ерактагы су белән сусын канмый.
Ерактагы чап була, килә-килә чак була.
Ерактан арба белән китергәнче, якыннан капчык белән китер.
Жәй эшләсәң, кыш ашарсың.
Залим түрәдән ерак кач.
Заман кош кебек: очып киткәч кире кайтмый.
Заман сиңа буен куймас, син заманга буең куй.
Заман үзе өйрәтә.
Замана — көчленеке.
Заманасына күрә дуңгызны җизни диярсең.
Заманны бернинди җәүһәргә дә алмашып булмый.
Заманның ялына ябыш.
Заманың ничек булса, бүркеңне шулай ки.
Заманың төлке булса, син тазы бул.
Запас эчне тишми.
Зур күтәреп бәләкәй суккан.
Зур нәрсәне кечкенә белән үлчиләр.
Зыянчы песинең күзе елтырый.
Идел кичмичә аягыңны киптермә.
Идел күреп сусыз үлгән.
Идел күрми итек чишмиләр.
Идел чыкканчы балтасын бирә, Идел чыккач сабын да тот тырмый.
Иелгән башны кылыч кисми.
Иелгән башны кылыч кисмәс.
Изге урын буш булмас.
Ике арада битараф.
Ике бер урынында, бер юк урынында.
Ике киңәш бер булса, илле егет йөз була.
Ике тамчы су кебек.
Ике яхшы дошман булышмас.
Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.
Икесе кешенеке, өчесе күршенеке.
Икмәк - илдән, су - күлдән.
Икәү белгәнне ил белә.
Ил - иргә, ир илгә таяна.
Ил аткан таш еракка барып төшәр.
Ил бай булса, ярлылыгың сизелмәс.
Ил барда - ир хур булмас, ир барда - ил хур булмас.
Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый.
Ил кичкән күпердән кич, ул эчкән чишмәдән эч.
Ил күргәнне күрербез.
Ил теләр аманлык, дошман теләр яманлык.
Ил төкерсә - күл булыр, төкермәсә - чүл булыр.
Ил төкерсә, күл булыр.
Ил эче - алтын бишек.
Ил өстендә илле дустың булсын.
Ил өстендә иләмән йомыркасы.
Ил өстендә чыпчык үлми.
Ил өстеннән берәр җеп - бер ятимгә күлмәклек.
Ил өчен яшәмәгән кеше үзе өчен дә яшәми.
Ил, Ватан, халык, күмәк-ялгыз, киңәшләшү
Илгә барса - илгәзәк, өенә барсаң бик мәзәк.
Илгә таянган Идел кичәр.
Илгәзәк бозау ике сыер имә.
Илдә булса - үлмәссең, илсез көн күрмәссең.
Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.
Илдә чыпчык үлми.
Илдә юкны пешер, хатын.
Илдә яшисең икән - илеңә хезмәт ит.
Иле барның теле бар.
Иле ныкның биле нык.
Илен белмәгән - игелексез, халкын белмәгән - холыксыз.
Илен белмәгәннән игелек көтмә.
Иленнән аерылганның канаты каерылган.
Иленә кайтканның ояты юк.
Илеңне яу басса, йортыңны кар басар.
Илнең күрке - тынычлык.
Илнең төтене дә тәмле.
Илнең утына ян, бозына туң.
Илнең эше ирнең муенында, ирнең эше илнең муенында.
Илчегә үлем юк.
Имгәк аяк астында.
Ир - баш, хатын - муен.
Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.
Ир егет өйдә туар, яуда үләр.
Ир уңган булса, хатын елдам була.
Ир-егетнең күңелендә җигүле атлар ятыр.
Иренгән ике эшләр, саран ике түләр.
Иртә барсаң ит пешәр, соңга калсаң бит пешәр.
Иртә торган эшеннән куанган.
Иртә торганга ике өлеш.
Иртә торганның эше үрчи, төн йокламаганның юлы үрчи.
Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.
Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
Иртә чыксаң — алдыңнан көн чыга, кич чыксаң — алдыңа төн чыга.
Иртә чәчкән уңар, буразнасы тулар.
Иртәгәге тавыктан бүгенге йомырка артык.
Иртәгәгә ышанып, бүгенге көнеңне кулдан ычкындырма.
Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.
Иртәнге яңгыр төшкә хәтле.
Исереккә диңгез тубыктан.
Иске дус - иярләгән ат.
Иске тимерне сакласаң, алтын булыр.
Иске яңага урын бирер.
Иске яңаны саклый.
Искегә тисәң, исең китәр.
Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.
Искә алмаган түмгәк чана аудара.
Исән чакта сыйламаган үлгәннән соң еламый.
Исәр ипкә килмәс. Юләр юньгә килмәс.
Ит изгелек - көт явызлык.
Ит күрмәгәнгә үпкә тансык.
Итенмешең илдән аерым.
Иш - ишен табар, су - тишеген табар.
Ишегалдыннан аккан суның кадере юк.
Ишкәнсең икән ишәк чумарын. (яхшы дип белеп начар эш эшләүгә карата)
Ишле байгыш байны басар. (байгыш - мескен)
Ишәй белән Кушай.
Иясе ыжламый самавыры чыжламый.
Иң зур сагыш - Ватан сугышы.
Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар.
Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.
Йомшак агачны корт баса.
Йә тәхет, йә ләхет.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
Йөзем суы эчкән - йөз суын түккән.
Йөргән аякка җүрмә иярә. (җүрмә - кыска камчы)
Йөргән таш шомарыр, тик яткан таш мүкләнер.
Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
Каберең якын булмасын. (начар кеше белән)
Кавәс тумый кыш булмый, җәүза тумый җәй булмый.
Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
Кала хәлен беләсең килсә, салага бар. Каланың уртасында, авылның читендә тор. Күрше

капкасын какма, үзеңнекен сындырырлар. Күрше күрше башына тузан какмый.
от
0 интересует 0 не интересует
яман
от

Похожие вопросы

1 ответ
спросил 04 Апр, 18 от аноним в категории Другие предметы
1 ответ
спросил 18 Дек, 19 от аноним в категории Другие предметы
0 ответов
спросил 05 Дек, 19 от аноним в категории Другие предметы
0 ответов
спросил 03 Дек, 19 от аноним в категории Другие предметы
1,696 вопросов
11,836 ответов
42,986 пользователей